Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Тоннель» операциясе барышында 24 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Зәй юл хәрәкәте иминлеге сагы хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Анда 24 машина йөртүчегә карата админстратив хокук бозулар турында беркетмә төзелде.

Тикшерүләр барышында 2 транспорт чарасының төзексез булуы ачыкланган. Бер машина йөртүче саклык каешын эләктермәгән, 5шәр транспорт хуҗасы тәрәзәләрне караңгылату кагыйдәсен, ОСАГО таләпләрен бозганнар. 4 транспорт чарасының дәүләт номерлары укылмаслык булган. Бер машина йөртүче диагностика картасын рәсмиләштермәгән килеш руль артына утырган, ә берсенең бөтенләй машина йөртү таныклыгы үзе белән булмаган. Нәтиҗәдә бер транспорт чарасы штраф стоянкага куелган.

— Юл ул куркыныч урыннарның берсе, шуңа да руль артына утырган һәркемнең кагыйдәләрне төгәл үтәве мәҗбүри. Бу безнең иминлегебез өчен кирәк, — ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев