Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә тонировкалы машиналарны тикшерәләр

Юл-патруль хезмәте инспекторлары аеруча автомобильләрнең алгы ян тәрәзәләре тонировкасына игътибар итә.

Зәйдә юл хәрәкәте инспекторлары чираттагы тикшерүгә чыкты. Бу юлы автомобиль тәрәзәләрен караңгылатучыларны җаваплылыкка тарттылар.

— Юл йөрү кагыйдәсе буенча тәрәзәләр аша күз күреме машина йөртүче өчен 70 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын файдалану тыела. Әмма шоферлар арасында алгы тәрәзәләрне дә караңгылатып таләпләрне бозучылар бар. Хокук бозган очракта машина йөртүчеләр 500 сум күләмендә штрафка тартылачак. Штраф зур булмаса да, юлда йөрүчеләр өчен караңгылатылган тәрәзәләр белән йөрү аерым куркыныч тудыра" — ди Зәй ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев