Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә кояшкайлылар махсус чарада катнашты

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының ЮИД отряды «Юлларда иминлек өчен көрәштә — безнең рухыбыз һәм көчебез бердәмлектә!» акциясе үткәрде.

Тәрбияләнүчеләр Дәүләт автоинспекциясе һәм ГБУ «БДД» белән берлектә барлык машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котладылар, аның тарихы һәм безнең Ватаныбыз өчен әһәмияте турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча листовкалар тапшырдылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлда әдәплелек, аңлашу һәм ярдәмчеллек күрсәтергә чакырдылар. Ата-аналарга балаларны имин тоту һәм тәртиплелек күнекмәләренә өйрәтү кирәклеген искә төшерделәр. Машина йөртүчеләрне хокук бозуларны булдырмау һәм җәяүлеләр күпләп җыела торган урыннарда, уку һәм медицина учреждениеләре янында хәрәкәт иткәндә уяулыкның мәҗбүри чагылышы турында кисәттеләр. Акциядә катнашучыларның барысына да яктылык кайтаргыч наклейкалар бүләк иттеләр. Барысына да сәламәтлек, яхшы кәеф һәм имин юллар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев