Зәйдә юл-транспорт һәлакәтендә өч яшьлек бала зыян күргән
Тән җәрәхәтләре алган бала дәваханәгә озатылган.
8 июльдә Зәй — Сухрау юлында «Volkswagen Passat» автомобиле йөртүчесе Түбән Кама районының Сухрау авылы ягыннан Зәй юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, «Узып китү тыела» юл билгесе таләпләрен бозып, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыккан һәм каршыга килүче «Chevrolet Cruze» автомобиле белән бәрелешә.
Автомобильләрдә булучы барлык өлкәннәр дә иминлек каешлары белән эләктерелгән, «Volkswagen Passat»ның өч балигъ булмаган пассажиры балалар автокреслоларында булган һәм аларга бик аз зыян килгән. «Chevrolet Cruze»ның өч яшьлек пассажиры арткы пассажир утыргычына балалар креслосыз утыртылган һәм ул башкаларга караганда шактый зыян күргән, дәваханәгә озатылган.
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, транспорт чараларында балалар өчен махсус тотып торучы җайланмалар куллану сабыйлар арасында үлүчеләр санын — 71, өлкәнрәк балалар арасында 54 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Иминлек каешын эләктерү бәрелгән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез, юлда игътибарлы һәм сак булыгыз, — ди ЮХИДИ инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев