Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә юл иминлеге өчен мөһим булган эшләрне барладылар

Бүген Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен профилактик һәм иминлек өчен кирәк булган барлык эшләрне оештыру турында сөйләштеләр.

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә узган фикер алышуларда район хакимияте, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, хокук саклау органнары, юл хуҗалыгы оешмалары, мәгариф, яшьләр эшләре, авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. 

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев биргән мәгълүмат буенча, 2025 ел дәвамында  Зәй районы территориясендә матди зыян белән 509 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 27сендә кешеләрнең фаҗигага очравы теркәлгән. Аларда 8 кеше һәлак булган һәм 35е яраланган. Бу саннар алдагы ел белән чагыштырганда арткан.  Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 71 фактка (АППГ-438), зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең саны 2 фактка (АППГ-25), һәлак булучылар саны 2 кешегә (АППГ-6) һәм яраланучылар саны 6 фактка арткан(АППГ-29). Эмиль Эдуардович үз чыгышында алга таба төп максат юллардагы һәлакәтләрдә үлүчеләр һәм тән җәрәхәтләре алучыларны булдырмау өчен җитди эшләргә кирәклегенә басым ясады. 

Район юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы вазифасын үтәүче Федор Алексеев, руль артына исерек хәлдә утыручылар, тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, җәяүлеләргә юл бирмәү сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләрдә кеше гомеренә аеруча куркыныч янавына басым ясады.

Узган ел исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче 112 машина йөртүче тоткарланган, шуларның 13 инде кабат шул ук кагыйдәне бозучылар. Бәхеткә, юл инспекторлары аларны үз вакытында туктатып, фаҗигәләр килеп чыгуга юл куелмаган. Ә менә җәяүлеләр катнашында килеп чыккан 5 авариядә 2 кеше үлгән, 3 кеше яраланган. Монда инспекторлар һәлакәтләрнең тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыгуын, шуңа күрә, киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу кирәклеген кисәтә. Шул ук вакытта җәяүлеләргә юл бирмәүнең 138 очрагы теркәлгән. Ә каршы як полосага чыгып тизлек режимын бозучылар 115 булган. Шунысы бар, хәзер “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән хәбәрләр нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен ачыклау мөмкинлеге бар.

“Безгә узган ел “Халык инспекторы” системасы аша 118 хәбәр керде. Анда битараф булган кешеләр каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, светофорның “кызыл” утына чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын теркәүдә күпчелек игътибар бирәләр. Бу чыннан да безгә юл иминлеген контрольдә тотарга булыша һәм инде юл инспекторлары булмаган урыннарда да машина йөртүчеләр кагыйдәләрне бозмаска тырыша”, - ди Федор Иванович.

Зәй муниципаль районында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм профилактикалау өчен «2025 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасы гамәлгә ашырылды. Программа федераль программада билгеләнгән максатчан ориентирларга ирешүгә юнәлдерелгән. 

“2026 елга юл хәрәкәте иминлеге программасы раслау стадиясендә. "Имин юллар" илкүләм проектын һәм муниципаль юл фонды акчаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә  шәһәр һәм авылларда 25 урам юллары норматив хәлгә китерелде, 6 урамда ремонт һәм яңа тротуарлар ясалды. 2026 елда муниципаль юл фонды акчалары хисабына юлларны норматив хәлгә китерү өчен 38,5 млн.сумлык чаралар планлаштырылган.  2025 елда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан шәһәрдә һәм районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарның 44 мөрәҗәгате каралган. Сораулар ясалма тигезсезлекләр, билгеләр, киртәләр, светофорлар урнаштыру буенча булды”, - дип ассызыклады үз чыгышында   район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Марат Хәбибуллин. 

Юлларда балалар иминлеген тәэмин итү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Узган ел район юлларында 16 яшькәчә булган балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала тән җәрәхәте алган. Аларның барысы да пассажирлар булган. Бу уңайдан “Юл куркынычсызлыгы фонды” район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, әти-әниләр белән профилактик эшчәнлекне тагын да арттыру мөһимлегенә тукталды. Районда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары белән күп төрле профилактик чаралар уздырыла. Соңгы вакытта әти-әниләр катнашындагы чараларга да өстенлек бирелә башлады. Әлбәттә, һәр чара эзсез калмый, мәсәлән, районның бер мәктәбендә әти-әниләр җыелышында питбайкларның балалар өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләгәннән соң, бер әни кеше үсмер малаеның питбайкын сатарга карарп кылган. 

Район башлыгы Разиф Кәримов, балалар арасында профилактик эшчәнлек алып баруның оешкан төстә булуын ассызыклап, алга таба да бу эшне дәвам итәргә сорады. 

Юллардагы иминлек юл өслегенең торышы, төзеклеге, кышын кардан чистартылуына да бәйле. Әлеге уңайдан “Татнефтедор” ҖЧШ Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Дмитрий   Шашин һәм “Благострой” ҖЧШ директоры Максим Сабанов хисап тоттылар.

 

“Кышкы чорда безнең идарәнең төп бурычы булып юл хәрәкәтен куркынычсыз һәм өзлексез тәэмин итү тора. Зәй муниципаль районының гомуми файдаланудагы автомобиль юллары озынлыгы 416 км тәшкил итә. Быел кыш соңгы ун елда иң карлы кышларның берсе булды, инде 16 февральгә явым-төшем күләме 128 мм га җитте, ә алда әле карлы һәм җилле март бар. Кышкы эшләр буенча эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен автомобиль юлларын карап тотуга 50 берәмлек техника җәлеп ителгән. Алга таба зур юллар кырына агач утырту программасын уйлап, шуны тормышка ашыруны тәкъдим итәм. Бу чара кышын юлларның карт көртләре белән каплануын тоткарлар иде”, - дип белдерде Дмитрий Шашин.

Авыл җирлекләрендә юллар торышы турында Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин үз җирлеге карамагындагы юллар мисалында бәян итте.

Киңәшмәдә катнашкан  республика юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең аерым йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Игорь Дектярёв, республика юлларындагы аяныч хәлләрне бәян итте, әлеге куркыныч хәлләрне булдырмау өчен һәр субъектның бердәм, сыйфатлы эшләвен сорады. 

Разиф Кәримов, киңәшмәгә йомгак ясап, кайда нинди кимчелек бар, аларны хәл итү өчен гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканчы алдан чара күрү кирәклеген әйтте. 

- Бәла ул аяк астында, кем кайда, нинди җитешсезлек күрә, аларга битараф булмыйча чарасын күрергә кирәк. Кайбер авылларда мототранспорт белән тау битләреннән йөрү очраклары бар, бу шулай ук куркыныч, моны булдырмауны хәл итү мөһим. Ә зур юллардагы чокыр-чакырларны кар эреп юллар күренә башлауга ук бетерү, ямау эшен башлау отышлы, Сабантуена бер җирдә дә чокырлы, юл һәлакәте китереп чыгарырлык урын калырга тиеш түгел. Шулай ук, кышын комлы катнашма кулланудан китү дә яхшы булыр иде, чөнки тозлы катнашма куллану юлларның пычрануын булдырмый, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев