Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә инспекторлар юлларда җәяүлеләр саны артуны искәртә

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлану сәбәпле, бу көннәрдә юл иминлеге сагы инспекторлары машина йөртүчеләр игътибарын җәяүле һәм велосипедларда йөрүче балалар күбәюгә юнәлтә.

“Игътибар, балалар”! акциясе кысаларында бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә шәһәр урамнарында профилактик чаралар алып бара. Кичә шундый кисәтү чарасы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән узды. 
“Җәйге каникуллар башлану белән район юлларында җәяүлеләр һәм велосипедчылар саны биш меңгә артты, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки уку чорында алар көндезге вакытта мәктәпләрдә, өстәмә шөгыльләрдә булса, хәзер аларны иркен тормыш, урам үзенә тарта. Шуңа да, машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булу сорала”, - диде Юл куркынычсызлыгы фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.    

 

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев