Зәйдә “Игътибар – балалар” акциясе старт алды
22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Зәйдә “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе үтә.
Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, аңлату эшләре алып барачак. Чарада хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар һәм ирекле отрядлар катнаша. Полиция хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүен һәм җәяүлеләрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булуын тикшерәчәк. Мәктәп һәм балалар бакчалары янында рейдлар үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев