Зәйдә яңа автокласслар ачылды
Бүген Зәйдә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә яңа автокласслар ачылды. Тантаналы чараларда район башкарма комитеты җитәкчесе, юл куркынычсызлыгы буенча эшләүче комиссия рәисе Эмиль Галеев, «Юл куркынычсызлыгы» дәүләт фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, район ЮХИДИ бүлеге җиәкчесе Рамил Гарифуллин катнаштылар.
Яңа автокласслар агымдагы уку елы башыннан Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм «Якты кондыз» балалар бакчаларында эшли башлады. Әлеге мобиль автокласслар утлары янып торучы светофорлар, юл билгеләре, җәяүле юллары белән җиһазландырылып эшләнгән. Алар ярдәмендә балалар юллардагы реаль якынлаштырылган юл шартларын чамалый һәм кагыйдәләрне гамәлдә үтәргә өйрәнә.
— Республика юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе тарафыннан балаларның юлларда хәвефсез хәрәкәт итәргә өйрәнүен тәэмин итү максатында, менә шундый төсле, утлары янып тора торган автокласслар мәктәпләргә, бакчаларга тапшырыла. Зәйдә инде алар хәзер барлык мәктәп, балалар бакчаларында да диярлек бар. Ә бер-берсеннән ерак булмаган учреждениеләр автокласслар мобиль булу сәбәпле күчерелеп файдаланыла ала. Алга таба мондый автоклассларны авыл мәктәпләрендә дә булдыру күздә тотыла, — ди Вадим Иванов.
Әлбәттә, кагыйдәләрне даими кабатлау эзсез калмый. Татар гимназиясендә бүгенге көндә 4нче «Б», 5нче «А» сыйныфларын берләштергән, 42 укучыдан торган яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды эшли. Алар белән педагог Арслан Мәһдиев җитәкчелек итә.
— Кулланма материал, кагыйдәләрне гамәлдә өйрәнү мөмкинлеге булу бик яхшы, әлбәттә. Мәсәлән, безнең яшь ниспекторлар отряды әле узган елда гына юл кагыйдәләрен белү буенча район бәйгесендә урта тирәдә иделәр. Быел исә араларыннан Дилә Галиева, юл кагыйдәләрен белүдә өченче урын алды. Югыйсә, без автокласс ярдәмендә белемнәрне әле сентябрь башыннан гына арттыра башладык. Мондый заманча автокласслар булдырганнары өчен район җитәкчелегенә, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенә рәхмәт, — ди педагог.
Дилә Галиева исә татналалы төстә махсус диплом белән бүләкләнде. Алга таба ул кагыйдәләрне иң яхшы белүче булырга исәп тота.
«Иң мөһиме, балаларыбызның юл һәлакәтләренә очрамавы. Юл кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аны гамәлдә тиешле дәрәҗәдә кулланырга өйрәнергә кирәк. Әлеге автокласслар балаларыбызны һәлакәтләрдән, төрле травмалар алудан саклауга ярдәм итсен. Һәр юл кагыйдәсен ныгытып өйрәнегез, кием, букчаларыгызда даими төстә яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртегез,» — диде укучыларга мөрәҗәгать итеп Эмиль Галеев.
Яшь юл инспекторлары исә автокласс ярдәмендә беренче сыйныф укучылары өчен юлларда дөрес йөрүне ассызыклаган театрлаштырылган тамаша да күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев