Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә дәүләт автоинспекторлары таксиларны тикшерә

Такси йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне киметү максатыннан Татарстанда «Такси» операциясе үткәрелә.

 Соңгы ярты елда республика юлларында пассажир ташучы таксистлар гаебе белән 4 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 7се яраланды. Такси йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне киметү максатыннан Татарстанда «Такси» операциясе үткәрелә. 

Зәйдә дәүләт автоинспекторлары такси машиналарын тикшерә башлады. Әлеге операция такси йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне киметү максатыннан үткәрелә. Ул 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Дәүләт автоинспекторлары куркынычсызлык каешларын такмау, таныклык, иминият полисыннан башка йөрүгә игътибар итәләр. Шулай ук лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак. Транспортның техник торышына, путевой лист булу-булмауга да игътибар итәләр. Такси хезмәте күрсәтүче чит ил гражданнары да тикшерүдән читтә калмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев