Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган
24-30 июньдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 124 хәбәр һәм гариза кергән.
Аның 2се —мошенниклык факты, 4се — компьютер мәгълүматларына законсыз керү, 1се — тән җәрәхәтләре салу, 3се — урлашу очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда кешеләр сәламәтлегенә зыян килү очраклары юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 74 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев