Зәйдә балалар машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга өнди
Бүген Зәйдә 2нче мәктәпнең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары яшь юл инспекторлары белән берлектә машина йөртүчеләрне балаларны салонда тиешле таләпләр буенча утыртып йөртергә өндәгән белешмәләр тараттылар.
Әлеге профилактик чара “Игътибар, балалар!” акциясе кысаларында оештырылды. Машина йөртүчеләр белән аралашу барышында җәйге каникуллар башлану сәбәпле юлларда балаларга игътибарлы булу кирәклеге искәртелде.
Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев