Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Ата-аналар патруле» эшчәнлеге дәвам итә

«Уймак кыз» балалар бакчасында «Ата-аналар патруле» профилактик чарасы узды.

Юл хәрәкәте иминлеген саклауга багышланган чарада бакчада тәрбияләнүчеләр белән бергә аларның әти-әниләре дә катнашты. 

Чараның максаты — балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре ныгыту, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искәртү, ата-аналарның игътибарын юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсенә җәлеп итү.

«Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен, балаларны автомобильдә йөртү таләпләрен искә төшерде. Юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы саналган яктылык кайтаручы элементлар булуына игътибар иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев