Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә ата-аналар юл патруленә чыга

18 гыйнварда «Алтынчәч» балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чара узды.

«Ата-аналар патруле» дип исемләнгән бу чарада балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, ә нәкъ менә ата-аналар, сезонлы үзгәрешләр куркынычы күзлегеннән чыгып, җәяүлеләр юлларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасы искәртелә.

— «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов юл хәрәкәте кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүен, балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып тору җайланмаларын куллануны, киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерде. Балалар үз чиратында юл йөрү кагыйдәләре турында җырлар җырлады һәм шигырьләр сөйләделәр. Ә әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен чагылдырган плакатлар әзерләде, — ди тәрбияче Гөлназ Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев