Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә җәяүлеләр юлында балигъ булмаган баланы бәрдергәннәр

Зыян күргән 8 яшьлек баланы Зәй үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр.

Бүген Зәйнең Җиңү проспектында «Яшьлек» боз сарае каршында балигъ булмаган кызны машина бәрдергән. Бу көндезге сәгать 10нар тирәсендә җәяүлеләр кичүендә булган.

83 яшьлек машина йөртүче сүзләренә караганда, ул җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы кызны алда туктап торган машина аркасында күрмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте урынына юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Ренат Хаҗипов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова килде.

Кызны тирәнрәк медицина тикшерүе узу өчен Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев