Зәйдә җәяүлеләр иминлеге өчен өстәмә чаралар күрү турында сөйләштеләр
Зәй районы юлларында 7 айда 246 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 15е - кешеләр зыян күргән аварияләр.
Аларда 5 кеше үлгән, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләр саны 15кә арткан, яраланучылар 8гә ким, үлүчеләр 2гә артык.
— Төрле һәлакәтләрне булдырмау максатында юл иминлеге сагы инспекторлары профилактик чараларга зур игътибар бирә. Мәсәлән, әле 29 июльдән 8 августка кадәр «Җәяүле» операциясе үткәрелде. Анда зебраларда җәяүлеләрне үткәрмәүче машина йөртүчеләр, кагыйдәләрне бозып зур юлга чыгучы җәяүлеләрне кисәтү барды. Чөнки 7 ай эчендә җәяүлеләрне уздырмаган 132 машина йөртүчегә һәм тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгучы 226 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Нәкъ менә шундый кагыйдә бозулар сәбәпле инде быел 4 җәяүлене бәрдерү очрагы бар. 21 май көнне иртән «Газель» машинасы йөртүчесе тизлек режимын контрольдә тотмау сәбәпле, көйләнмәүче җәяүлеләр чыгу урынында тиз генә туктала алмый, нәтиҗәдә җәяүлене бәрдерә, авыр тән җәрәхәтләре алуга китерде. Нәкъ шундый ук ситуация 23 июль көнне Нариманов урамында да булды. «Лада Ларгус» автомобиле җәяүлегә юл бирмичә, аңа зыян салды, — дип сөйләде район дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин, район юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында.
Әлеге уңайдан ул юл куркынычсызлыгы район комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеевка шәһәрдәге һәр көйләнмәүче җәяүлеләр чыгу урыннары чикләренә ясалма тигезсезлек урнаштыруны контрольгә алуны сорады. Аның фикеренчә, тизлек режимын киметергә мәҗбүр иткән ясалма тигазсезлекләр җәяүлеләр иминлеген саклауга тәэсир итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев