Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Җәяүле» операциясе кысаларында автоинспекторлар көчәйтелгән режимда эшли

Татарстанда, шул исәптән Зәй районы территориясе юлларында «Җәяүле» операциясе бара. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл фаҗигаларын кисәтү максатында, кагыйдәләрне искәртүне күздә тотып үткәрелә.

Статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан республика юлларында 121 юл-транспорт һәлакәтендә 10 җәяүле үлгән, 113е тән җәрәхәте алган. Күпчелек очракта һәлакәтләр тәүлекнең караңгы вакытында зур юлларда җәяүлеләрне машина йөртүчеләрнең күрмәве белән бәйле. Шуңа да киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның даими булуы бик мөһим.

«4 марттан алып безнең юл хәрәкәте сагы инспекторлары юлларда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары буенча көчәйтелгән режимда эшлиләр. Шулай ук, юлны аркылы тиешле урыннан чыкмаучы җәяүлеләр дә күз уңында. Мәсәлән, ел башыннан инде 80гә якын җәяүлегә юл кагыйдәсен бозган өчен админстратив беркетмә төзелде. Яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз юлларга чыгучыларны да инспекторлар даими кисәтеп тора», — ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

«Җәяүле» операциясе 13 мартка кадәр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев