Зәй-Сухрау юлында юл һәлакәте
24 мартта 18 сәгать 20 минутта Зәй-Сухрау юлында юл һәлакәте килеп чыкты, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
“БMB X3” автомобиле йөртүчесе (Әлмәт шәһәреннән хатын-кыз) Сухрау ягыннан хәрәкәт иткәндә, кагыйдә бозып каршы як полосага чыга һәм “Лада Веста” автомобиле (йөртүчесе Түбән Кама шәһәренеке) белән бәрелешә. Зәй шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, аварияда 3 кеше зыян күрә, аларның берсе балигъ булмаган бала. Аны ашыгыч рәвештә Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм дәваханәсенә озаталар.
“БMB X3” автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, 2 ел эчендә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве өчен 21 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.
Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев