Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәй районында «Велосипед — минем дустым» акциясе дәвам итә

Укучыларның җәйге каникуллары чорында күпчелеге беренче айда ук төрле ял лагерьларына китте.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исә балалар катнашында килеп чыга торган юл һәлакәтләрен кисәтү максатында мәктәп яны лагерьләренә килеп профилактик чаралар үткәрүне гамәлгә кертте. Шундый чараларның берсе инде хәбәр иткәнебезчә, «Велосипед — минем дустым», дип атала.

Юл хәрәкәте иминлеге сагы хезмәткәрләре укучыларга велосипед, самокатларда кагыйдә үтәп йөрү турында искәртә, аларның төзеклеген, яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән җиһазландырылуын күзәтә. Балалар исә юл кагыйдәләрен үтәп йөрүне кабатлый. Кагыйдәләрне төгәл белүне сынау максатында викториналар үткәрелә, ә иң эрудициялеләр бүләкләр ала.

— Профилактик чара барышында велосипедларга техосмотр үткәрелә. Иң беренче чиратта тормоз системасының дөрес эшләве карала, шулай ук фонарь, звонок эшләвенә дә игътибар бирелә. Моңа өстәп велосипедлар чиста, юылган булырга тиеш, — ди Юл куркынычсызлыгы фонды Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев