Зәй юлында «Тоннель» операциясе үтте
Тикшерү нәтиҗәсендә 14 кагыйдә бозуга чик куелды.
Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан юлдан баручы транспорт чарасын туктатып тикшерде.
Билгеле бер вакыт аралыгында барган тикшерүдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы теркәлде. Ике шофер куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Ике очракта ОСАГО иминият таләпләрен үтәмәүләре ачыклана. Сигез автомобильның дәүләт номеры укылышсыз булган. Тәрәзәләре тиешле таләпләр буенча караңгылатылмаган һәм штрафлары түләнмәгән берәр машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев