Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлларында мототранспорт йөртүчеләр игътибарга алына

19 апрельдән 28енә кадәр Татарстан юлларында “Мотоцикл» профилактик чарасы үтә.

Тикшерү барышында юл инспекторлары  руль артында утыручыларның  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тикшерәләр. Шулай ук  саклану киемнәре кулланырга һәм куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеген исәпкә алалар. Балалар һәм яшүсмерләрнең әлеге транспорт төре белән идарә итү-итмәве дә игътибарга алына.  Балаларның яшенә, йөртү хокукы һәм транспорт белән идарә итү күнекмәләре булуга игътибар итәргә кирәклекне искәртәләр. 

-    Районыбыз юлларында мотоцикл, скутер, мопед, автомобиль белән идарә итүче яшүсмерләр күп очрый. Йөртүгә хокукы булмый торып, техника белән идарә итәргә алынган балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган һәм ул идарә иткән техника махсус стоянкага җибәрелә. Ә инде балага әле 16 яшь тә тулмаган икән, бу очракта инде әти-әни дә җаваплылыкка тартылып, бала профилактик исәпкә алыначак. Ул идарә иткән техника чарасы шулай ук махсус стоянкага җибәреләчәк. Әти-әни балаларына мотоцикл алып биргәндә аның уенчык булмавын аңлап эш итсен иде, — дип кисәтә дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев