Зәй юлларында автобусларны тикшерәләр
Татарстанда 8 –17 августка кадәр «Автобус» профилактик чарасы үткәрелә .
Бу көннәрдә Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда тикшерә. "Автобус" операциясе бөтен республика буенча уза. Тикшерү 8 августтан 17сенә кадәр дәвам итәчәк.
Бигрәк тә пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуга, лицензия таләпләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышына игътибар бирелә.
Соңгы 7 айда Татарстан юлларында автобус йөртүчеләр гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 2 кеше һәлак булган, 55 е яраланган.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда бик сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев