Зәй юлларында «Җәяүле» операциясе башланды
29 июльдән 7 августка кадәр Татарстанда «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә.
Чараның максаты — юллардагы куркынычсызлык, ә ул җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле.
«Кайбер җәяүлеләр үзләренең юл хәрәкәтендә катнашуларын һәм шулай ук кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләрен оныталар. Кайберәүләр юлны аркылы чыкканда як-ягына карарга кирәк булуын да оныта, ә бит юлда көтмәгәндә автомобиль пәйда булырга мөмкин», — ди инспекторлар.
Бигрәк тә җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланмавы, юлда светофорның кызыл сигналына чыгу очракларын игътибарга алачаклар.
Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65% ка киметә, дип искәртә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев