Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәй балалары «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика бәйгесендә катнаша

Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы бара.

Быел ул 17 нче тапкыр оештырылды. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары командалары  юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә үзләрен сыныйлар. Быел балалар иҗат йортында шөгыльләнүче малайлар-кызлар да аерым команда булып ярышты.

Чараның  рәсми өлешеннән соң укучылар вакытка велосипедта   каршылыклы юлларны узу буенча ярыштылар. Ә икенче мәйданда -  автошәһәрчектә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүдә  үзләрен сынадылар.  Бәйгенең   чираттагы өлешендә  укучыларга үзләрен иҗади яктан күрсәтергә кирәк. Һәр команда юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чыгышлар тәкъдим итә.

Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен сынадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев