Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

2нче мәктәп яны лагерендә балалар бер көннәрен юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышлады.

Зәйнең 2нче мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен Әлмәт драма театры артистлары «Кузяның юлда йөрү маҗаралары» исемле спектаклен күрсәттеләр. Театр балаларга бик ошады. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен алар белән бергәләп кабат искә төшерделәр.

Тамаша балаларга юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик яхшы материал булды.

- Балалар белән юлда йөрү турында  әңгәмә үткәрелде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм юлларда үзләрен тәртипле тотарга сүз бирделәр, дип хәбәр итә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе башлыгы Вадим Иванов. 

 фотолар ДБУдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев