Зәй балалары юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә
Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен «Юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт» дигән чара узды.
Укучыларының юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналларының әһәмиятен аңлату- чараның төп максаты иде. Мәктәпкәчә яшьтән башлап юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт уяту бик мөһим тәрбия чараларының берсе.
Дәрес уен формасында узды. Чарага укучыларның әти-әниләре дә чакырылган. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп кенә калмыйча, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев