Зәй балалары белән «Юл — космос, шофер космонавт түгел» дигән акция узды
12 апрель — Космонавтика көне алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының яшь юл инспекторлары ярдәмчеләре катнашында чара узды.
12 апрель — Космонавтика көне алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының яшь юл инспекторлары ярдәмчеләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов, юл инспекторлары катнашында "Юл — космос, шофер космонавт түгел" дигән акция узды.
Бакчада тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр язулы плакатлар белән урамга чыктылар. Шул рәвешле машина йөртүчеләрдән тизлекләрен арттырмауларын сорадылар. Кечкенә малайлар-кызлар юл хәрәкәте иминлеге темасына шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук кагыйдәләр язылган белешмәлекләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев