Зәй автоинспекторлары юлда калган машина йөртүчегә ярдәм иткән
Зәй ЮХИДИ инспекторлары юлда калган йөк машинасы йөртүчесенә ярдәм иткән. Бу турыда район автоинспекциясеннән хәбәр итәләр.
Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре - полициянең өлкән лейтенанты Сергей Платонов белән полиция лейтенанты Илдар Гыйбадуллин патрульлек вакытында юл буенда туктап торган йөк автомобиленә игътибар итәләр һәм туктап хәлне ачыклыйлар.
Йөк машинасын йөртүче ягулыгы бетеп, юлда калуын әйтә. Узып баручы машиналарны туктатырга тырышса да, ярдәмгә туктаучы булмый.
Инспекторлар якындагы АЗС станциясеннән ягулык алып килеп, машинага сала.
Машина йөртүче, полиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.
Фото Зәй ЮХИДИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев