Велосипедлар тикшерелә
Зәйдә мәктәп яны һәм ишегалды лагерьларында “Минем дустым велосипед” дигән акция башланды.
Ул яшь велосипедчыларның “тимер атлар”ына техник күзәтү үткәрү чарасына багышлана.
“Без велосипедларның төзеклеген күзәтәбез. Чөнки лагерьларга “тимер атлар”белән килүче балалар күп. Ә аларның иминлеге өчен хәрәкәт итү чараларының төзек булуы бик мөһим. Тормозларының тотуын, яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуын, фонарь, звонокларның эшләвен карыйбыз”, - диде “Юл куркынычсызлыгы фонды” район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
Кичә шундый беренче күзәтү Сәвәләй авылы мәктәп яны лагерында үтте. Бер үк вакытта мәктәпнең яшь юл инспекторлары командасы тәбрикләнде. Алар “Куркынычсыз тәгәрмәч” муниципаль бәйгесендә өченче урын алдылар һәм велосипедка ия булдылар.
Ә бүген исә велосипедлар төзеклеген күзәтүгә багышланган акция шәһәрнең 5нче мәктәбе лагерында үтте.
Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев