«Уймак кыз» балалары самокатта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Бакчада тәрбияләнүче балалар самокатта йөрергә бик ярата.
Кичә «Уймак кыз» балалар бакчасының «Незабудка» төркеме балалары велосипедта һәм самокатларда дөрес йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Стадионда һәм махсус мәйданчыкларда, ишегалларында һәм паркларда ике тәгәрмәчле транспортта йөрү турында кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Тәрбиячеләре Валентина Александровна егылганда имгәнмәс өчен саклану әйберләрен кияргә кирәклеген әйтте.
Аннары балалар «Җәй көне самокатта» дип исемләнгән темага рәсемнәр төшерделәр. Һәр бала теләк һәм зур кызыксыну белән әлеге чарада катнашты.
Фотолар: «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев