Түбән Биш мәктәбендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге» көне узды
Җәйге каникуллар алдыннан укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Укучыларның җәйге каникуллары алдыннан Түбән Биш мәктәбендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» үткәрелде. Район «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре ялларның күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге хакында сөйләделәр.
Малайлар-кызлар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле викторина, уеннарда катнаштылар.
Фотолар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев