«Тоннель» операциясе: инспекторлар шоферларны тикшерде
Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12 шофер административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Зәйдә «Тоннель» операциясе узды. Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы транспорт чараларын туктатып тикшерде.
Шуларның унысына куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен штраф салынды. Бер машина йөртүче билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән. Тагын берсе штрафларын вакытында түләмәгән өчен янәдән административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев