Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

«Тоннель» дә шофер да, машина да тикшерелә

Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы транспорт чараларын туктатып тикшерде. Нәтиҗәдә 6 кагыйдә бозуга чик куелды.

18 апрельдә   Зәй юлында  "Тоннель" операциясе узды. Тикшерү  барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 6 шофер административ җаваплылыкка тартылды.  Шуларның өчесе   ОСАГО иминият полисыннан башка руль артына утырган.  Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән һәм  дәүләт номеры укылышсыз булган  берәр шоферга штраф салынды. Бер машина йөртүченең  баласын автокреслосыз транспорт чарасына утыртканы ачыклады. 

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген,   бик сак булырга кирәклеген искәртә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев