Татарстанда температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә
9, 10 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Зәй районында, һава температурасының нык түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
Термометр -31дән -36°га, ә урыны белән -41°ка кадәр төшәргә мөмкин. Шул сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда бик сак булырга һәм, мөмкин булганча, бу көннәрдә ерак сәфәргә чыкмаска чакыра.
Автомобиль йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм сәяхәт алдыннан машинаны җентекләп тикшерергә киңәш итәләр. Түбән температура режимы автомобильләре дизель ягулыгына көйләнгән машина йөртүчеләреләр өчен аеруча куркыныч, аларның юлда калу ихтималы бар.
- Дәүләт автоинспекциясе автомобиль белән идарә иткәндә машина йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга, тизлекне арттырмаска искәртә. Җәяүлеләргә дә игътибарлы булу мөһим, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәк, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Гадәттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясенә 88435333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото ЮХИДИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев