Зәйдә «Полицейский Кыш бабай » юл хәрәкәтен кайгырта
Автоинспекторлар, Кыш бабай, Кар кызы һәм Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре җәяүлеләрне, машина йөртүчеләрне туктатып якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар һәм юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр бирделәр. Машина йөртүчеләр бүләккә Кыш Бабай һәм Кар кызыннан яктылык кайтаручы жилетлар алдылар.
Акция вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, фликерларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев