Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Шоферлар игътибарына: Татарстанда «Каршы як полоса» операциясе уза

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр.

Күңелсез хәлләрне кисәтү максатынннан июльнең  8еннән  17енә кадәр  Татарстан буенча “Каршы як полоса” профилактик чарасы бара.

- Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр  транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.  Икенче тапкыр кагыйдәне бозса, 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный,– дип искәртә ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев