Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Шәһәр-район юллары иминлек сорый

Зәйдә җәяүлеләр иминлеге өчен өстәмә чаралар күрү турында сөйләштеләр.

Район юлларында 7 айда 246 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 15е — кешеләр зыян күргән аварияләр. Аларда 5 кеше үлгән, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны 15кә арткан, яраланучылар 8гә ким, үлүчеләр 2гә артык.

— Төрле һәлакәтләрне булдырмау максатында автоинспекторлар профилактик чараларга зур игътибар бирә. Мәсәлән, 29 июльдән 8 августка кадәр «Җәяүле» операциясе үткәрелде. Операция кысаларында "зебра«ларда җәяүлеләрне үткәрмәүче машина йөртүчеләр, кагыйдәләрне бозып зур юлга чыгучы җәяүлеләрне кисәтү барды. Чөнки 7 ай эчендә җәяүлеләрне уздырмаган 132 машина йөртүчегә һәм тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгучы 226 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Нәкъ менә шундый кагыйдә бозулар сәбәпле, быел 4 җәяүлене бәрдерү очрагы бар. 21 майда иртән «Газель» машинасын йөртүче, тизлек режимын контрольдә тотмау сәбәпле, көйләнмәүче җәяүлеләр чыгу урынында тиз генә туктый алмый, нәтиҗәдә җәяүлене бәрдерә. Бу җәяүленең авыр тән җәрәхәтләре алуына китерде. Нәкъ шундый ук хәл 23 июльдә Нариманов урамында да булды. «Лада Ларгус» автомобиле җәяүлегә юл бирмичә, аңа зыян салды, — дип сөйләде район дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин район юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында.

Әлеге уңайдан ул район юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссия-се рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеевка шәһәрдәге һәр көйләнмәүче җәяүлеләр чыгу урыннары чикләренә ясалма тигезсезлек урнаштыруны контрольгә алуны сорады. Аның фикеренчә, тизлек режимын киметергә мәҗбүр иткән ясалма тигезсезлекләр җәяүлеләр иминлеген саклауга тәэсир итәчәк.

Аеруча аяныч һәлакәтләргә китергән очраклар зур юлларда каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Быел инспекторлар шундый саксыз гамәл кылып, кагыйдә бозган 77 машина йөртүчегә беркетмә төзегәннәр. Ә менә 3 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше үлгән, 2се яраланган.

Каршы як полосага кагыйдә бозып чыгып хәрәкәт итүчеләргә закон таләпләре катгыйлана. Дәүләт автоинспекция-се мондыйларга судтан иң катгый җәза бирүне сорарга мөмкин, ул — машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү. Бу таләп беренче тапкыр гына кагыйдә бозылса да кулланылырга мөмкин.

Алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручылар да булып тора. 2024 елда гына 76 йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шуларның 5се — икенче кабат исерек килеш руль артына утыручы. Мондыйлар әйләнә-тирәдәгеләргә аеруча куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев