Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Сабыйларга юл кагыйдәләрен агитбригада чыгышлары ярдәмендә искәртәләр

Зәй районы мәктәпләрендә яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары үзләреннән кече яшьтәгеләр өчен юл кагыйдәләрен искәртү максатында агитбригада номерлары белән чыгыш ясыйлар.

Бу көннәрдә шундый чаралар Сәвәләй һәм Якты Күл авыллары балалар бакчаларында үтте. Анда агитбригадада катнашучылар кече яшьтәгеләргә кышкы чорда мөһим булган юл кагыйдәләре турында сөйләделәр. Аларны уен формасында аңлаттылар. Бигрәк тә чана, чаңгы шууны автотранспорт юллары янәшәсендә оештырмаска киңәш иттеләр. Шулай ук светофор, тротуар, зебра, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементларга кагылышлы кагыйдәләр дә кабатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев