Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Ромашка таҗларында – юл йөрү кагыйдәсе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Күкчәчәк» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Вадим Иванов ДАИ инспекторлары белән «Куркынычсызлык ромашкасы» акциясе уздырды. 

Балалар белән кагыйдәләрне кабатлап, балалар тәрбиячеләре белән акция символы-ромашка чәчәкләре ясаганнар. Һәр бала ромашка таҗларына берәр кагыйдә язган. 

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, махсус урыннарда җәяүлеләрне үткәрергә, куркынычсызлык каешларын тагарга, тизлекне арттырмаска, юлда әдәпле һәм игътибарлы булырга. Балалар кулыннан язулы ак ромашкалар алып, шоферлар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев