Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Рамил Гарифуллин: «Юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрегез!»

Җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер арта. Бу машина йөртүчеләр санының күбәюе белән дә, велосипед, самокатларда йөрүчеләр пәйда булу белән дә, укучыларның җәйге каникулы сәбәпле җәяүлеләрнең артуы белән дә шулай.

Кызганыч, хәрәкәт арткан саен саклык кагыйдәләренә игътибарның кимүе күзәтелә, диләр юл иминлеге сагы хезмәткәрләре. Район юл иминлеге сагы хезмәте җитәкчесе Рамил Гарифуллин белән дә әңгәмәбез шул хакта.

— Рамил Галиәхмәтович, сөйләшүне ел башыннан бүгенге көнгәчә юллардагы хәлнең торышына күзәтү ясаудан башлыйк әле?

— Ел башыннан 24 июньгә кадәр килеп чыккан 13 юл-транспорт һәлакәтендә 16 кеше тән җәрәхәте алды, 4 кеше үлде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 5кә ким, яраланучылар да 2гә азрак, әмма үлүчеләр саны бергә артты. Шуңа да үлемгә китергән очракларга аерым тукталып үтәсе килә, алар, нигездә, юл кагыйдәсен бозып каршы як полосага чыгу һәм тизлек режимын контрольдә тотмау белән бәйле. Аварияләрдә күпчелек очракларда саклык каешын эләктермәүчеләрнең гомере өзелә, авыр тән җәрәхәтләре алуга китерә. Аерым бер очракны искә алып үтик, 11 апрель көнне көндезге сәгать 4 тулганда шәһәрнең Нариман һәм Баныкин урамнары кисешендә LADA автомобиле йөртүчесе урам чатында борылу кагыйдәсен бозып ХЕНДАЙ СОЛЯРИС машинасына юл бирми, нәтиҗәдә икенче машинаның йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре ала, чөнки ул саклык каешын эләктермәгән була.

 Җәйге чорда балалар-яшүсмерләр катнашындагы юл кагыйдәләрен бозу очраклары да арта. Быел нинди очракларга аерым игътибар бирү мөһим?

— Әйе, бигрәк тә яшүсмерләрнең юлларда «текә» күренәселәре килү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, 17 апрельдә тәүлекнең караңгы вакытында Зәй-Бухарай юлында ЛАДА 21144 автомобиле руле артына утырган 18 яшьлек егет, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш юлга чыга һәм тизлек режимын бозып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә юл читенә тәгәри. Юл һәлакәтендә әлеге машинада утырган өч балигъ булмаган пассажир тән җәрәхәтләре алалар. Үзен булдыручы дип уйлаган егет өч яшүсмернең сәламәтлегенә зыян килүгә сәбәпче була. Шулай ук хәзерге, җәйге чорда самокатларда, кече мотоциклларда җилдерүче яшьләр дә шактый, алар күпчелек очракта юл кагыйдәләренә игътибар бирүне кирәк санамый. Әле 6 июнь көнне генә кичке сәгать 6 тулганда шәһәрнең Октябрь һәм Никифоров урамнары кисешендә 14 яшьлек мотоцикл руле артына утырган яшүсмер, әле артына 17 яшьлек иптәшен дә утыртып, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итә һәм Киа Рио автомобиленә бәрелә. Мотоциклның дәүләт теркәве билгесе юк, яшүсмерләрнең махсус аерым шәхси саклану чаралары да юк. Менә шул килеш, әти-әниләре малайларны юлга чыгарып җибәргән. Һәлакәт нәтиҗәсендә яшүсмерләр тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатылды. Әлбәттә, бер ата-ана да баласының зыян күрүен теләми, әмма мондый транспорт чарасы сатып алып баласына бирүне, куркыныч астына куям, дип уйламый. Ә уйларга бик кирәк, искәртеп үтәм, хәзерге вакытта бик күпләп күренүче питбайклар алар, гомуми кулланылыштагы юлларда йөрү өчен түгел. Алар спорт инвентаре буларак чыгарыла һәм махсус билгеләнгән, җиһазландырылган мәйданчыкларда, тренерлар күзәтүендә хәрәкәт итүгә генә рөхсәт ителә. Тагын шунысын да кабатлап әйтәм, велосипед, самокатларда йөрүчеләр олы юллар аркылы чыкканда, махсус зебралар аша, ике тәгәрмәчле транспортларыннан төшеп кенә үтәргә тиешләр. «Тимер атлар» тәүлекнең караңгы вакытында күренсен өчен, яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән җиһазландырылган булырга тиешләр.

 Кисәтүләргә карамастан руль артына алкоголь кулланып утыручылар да очрап тора...

— Бу безне бик борчый. Чөнки мондый машина йөртүчеләр, болай да нык игътибар, саклык таләп итүче юлларда әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра. Ел башыннан безнең хезмәткәрләр шундый 64 машина йөртүчене тоткарладылар. Әгәр дә кем дә булса, руль артына исерткеч эчемлек кулланган хәлдә утыручыны күрә икән, кичекмәстән бу хакта хәбәр итү, мондый машина йөртүчене туктатып калу бик мөһим, монда сезнең якыныгызның гомерен саклап калу ихтималы бик зур. Әлеге уңайдан аноним хәбәрләр өчен Зәй автоинспекциясенең Телеграм-каналы эшли.
 

— Җәйге һава шартларында машина йөртүчеләргә киңәшләрегезне дә искәртеп үтсәгез иде.

— Җәйге вакытта һава шартлары нык үзгәрүчән, шуңа да тизлек режимын көннең торышына карап контрольдә тоту кирәк. Яңгырлы көннәрдә, һичшиксез, гадәти көннәргә карый юлларда аеруча сак хәрәкәт итү мөһим. Ә инде нык эссе көннәрдә һәр машина йөртүче үзенең сәламәтлеге торышына карап кына руль артына утырырга тиеш. Нык арган килеш яисә үзегезне начар хис иткәндә транспорт чарасы белән идарә итүдән читләшегез. Транспортның тулы төзеклектә булуы да бик мөһим. Зур юллардан хәрәкәт иткәндә туктарга кирәк булса, куркынычсыз урынны карап туктау сорала. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, имин йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев