Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

“Кышын руль артында аеруча игътибарлы булырга кирәк”

Хакимияттә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды.

Утырышта ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча юллардагы вазгыять һәм районда теркәлгән аварияләр турында хәбәр итте. Район территориясендә бу чорда 366 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 кеше һәлак булган һәм 35 кеше тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькәчә балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 6 бала зыян күргән. Аварияләргә, бигрәк тә кышкы чорда, юлларның канәгатьләнерлек булмаган торышы йогынты ясый. Урам-юл челтәренең җитешсезлекләре белән бәйле 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше яраланган.

– Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә балаларны төрле тамашаларга һәм “Чыршы бәйрәм”нәренә йөртәләр. Бу сәяхәтләр балалар өчен кызыклы гына түгел, куркынычсыз да булсын өчен автоинспекторлар балалар төркемнәрен йөртүдә таләпләрне төгәл үтәү кирәклеген искәртә. Кышын транспорт белән идарә итү башка вакытка караганда күбрәк игътибар таләп итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез, куркыныч маневрларны, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрларны ясамагыз. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш. Кечкенә генә хата да фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуны истә тотыгыз, – ди Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев