Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Куркынычсызлык каешын тагарга онытмагыз!

4 июльдән 4 августка кадәр Татарстан территориясендә «Куркынычсызлык каешы» операциясе уза.

Бу чорда инспекторлар машина йөртүчеләрнең, пассажирларның транспортта каешны эләктерү-эләктермәвенә игътибар итәләр. Чөнки иминек каешларын тагып йөрү юл һәлакәтләре вакытында имгәнүләр алуны гына түгел, үлем очракларын да киметә. 

Куркынычсызлык каешлары алгы утыргыч пассажирын 50 %ка, артта утыручыларны 25% ка имгәнүдән саклый, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре. Аны эләктерү бәрелгән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. 

Инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга куша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев