Кичә районда “Тоннель“ операциясе узды
Кичә 28 мартта районда “Тоннель“ операциясе узды.
Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозган 26 машина йөртүче ачыкланган. Аларның 7се номеры укылышсыз машина белән идарә иткән. Ә 2се техник яктан төзек булмаган машина белән идарә иткән. 12сенең иминият таныклыгы булмаган, ике машина йөртүчегә һәм ике пассажирга куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1 машина йөртүчегә машинаны тиешле кагыйдәләр буенча теркәмичә йөргән өчен беркетмә төзелгән.
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, ди ЮХИДИ инспекторлары.
Фото ЮХИДИ идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев