Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Кечкенә чаңгычылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә иминлек дәресләре узды.

«Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм профилактикалау буенча чыгыш ясады. Балаларга юлларда, җәяүле кичүендә һәм җәмәгать транспортларында дөрес тоту кагыйдәләрен аңлатып үтте. Җәяүле кичүеннән чыкканда колакчыннар киеп, музыка тыңлап түгел, ә уңга-сулга карап, бик игътибар белән чыгарга кирәклеген тагын бер кат искәртте. 

Балалар шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерде һәм булган белемнәрен ныгытты. Аларны киләчәктә куркынычсыз һәм хәвезсез юллар көтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев