Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы

Караңгылатылган тәрәзәләр өчен шоферны 5 тәүлеккә кулга алдылар

Түбән Камада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 30 яшьлек егет идарә иткән, тәрәзәләре караңгылатылган автомобильне туктаталар.

Тикшерү барышында машина йөртүченең моңа кадәр дә шундый ук кагыйдә бозу аркасында җаваплылыкка тартылуы ачыклана. Әмма ул әлеге таләпне үтәмәгән. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.3 нче статьясы нигезендә материал судка җибәрелде. 

Суд карары буенча, караңгылатылган тәрәзәле  машина белән идарә итәргә яратучы 5 тәүлеккә кулга алыначак. 

Автомобиль тәрәзәләрен караңгылатканда хокукый документларда күрсәтелгән норма һәм таләпләр үтәлергә тиеш. Зәй ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Гарифуллин машина йөртүчеләрне кисәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда игътибарлы, сак булырга чакыра.

фото  tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев