Кадер балалары юл йөрү кагыйдәләрен бакчадан ук өйрәнеп үсә
Мәктәп укучылары, бакчада тәрбияләнүчеләр катнашында әңгәмә узды.
Кадер мәктәбе укучыларының да иминлеген кайгыртып, каникуллар алдыннан әңгәмә оештырылды. Профилактик чараны район «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Вадим Иванов үткәрде. Шулай ук Кадер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында булып, кечкенә малайлар-кызларга юлда дөрес итеп йөрү турында аңлаттылар. Балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратып, аларның мөһимлеген иске төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев