Юлларда иминлек — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе
Җәйге чорда юлларда тизлек режимын арттырып, каршы як полосага чыгучылар аеруча арта, ди белгечләр. Республика һәм район юлларында хәлнең торышы турында сөйләвен үтенеп, без район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллинга мөрәҗәгать иттек.
— Республика юлларында ел башыннан 1196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 85 кеше үлгән һәм 1485 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 34кә арткан, яраланучылар да 16га күбрәк. Ә үлүчеләр санының 20гә ким булуы күренә.
Район территориясендәге юлларга килгәндә, агымдагы елда 12 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше үлде, 12се яраланды. Статистика буенча караганда, саннар узган ел чамасында. Аварияләрнең төп сәбәбе — һаман да шул тизлек режимын бозу, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү. Бигрәк тә магистраль автомобиль юлларында килеп чыккан аварияләрдә үлем, авыр җәрәхәтләр алу очраклары күп. Мәсәлән, Татарстанда шундый юлларда 890 һәлакәт булып, аларда 27 кеше үлгән, 1033е авыр яраланган. Ә безнең Зәй районы территориясендәге юлларда 3 авариядә 1 кеше үлеме, 2 кешенең каты җәрәхәтләнүе теркәлде.
Аеруча балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре борчый. Республикада ел башыннан бүгенге көнгәчә 16 яшькәчә балалар катнашында 159 авария булуы билгеле. Аларда 4 бала һәлак булган, 172се имгәнгән. Безнең районда исә мондый бер авария теркәлде, анда пассажир булган бала тән җәрәхәтләре алды. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3 авариягә кимрәк. Әлбәттә, балаларыбызның юлларда зыян күрмәвенә ирешү өчен без — өлкәннәр җаваплы, моны онытмыйча, машина салонында бала булганда кагыйдәләргә үтә игътибарлы булу сорала. Ата-аналарның балаларга даими төстә контрольлек итүе кирәк. Мәсәлән, агымдагы елның 1 июнендә Лениногорский шәһәрендә 12 яшьлек малай автомобиль руле артына утырып юлга чыга, аны инспекторлар туктатырга тели, әмма малай алар кушканны үтәми, нәтиҗәдә машина авариягә очрый, травмалар алган бала дәваханәгә озатыла.
Бигрәк тә җәйге чорда яшүсмерләр квадроцикл, мотоцикл, скутерларга утырып элдерергә ярата. Монда да ата-аналарның аңлы карашы сорала. Әлеге транспорт чараларын сатып алып, әти-әниләр балаларын үзләре куркыныч астына куя. Шундый бер мисал, Спас районының бер авылында 4 яшьлек бала квадроцикл руле артына утырып йөрергә карар кыла. Ярый әле аны автоинспекторлар үз вакытында күреп алып, рульдән ала. Бала аздан гына зур йөк машинасы астына эләкми кала. Ә Мамадыш районында 12 яшьлек кыз квадроцикл белән идарә итеп, коймага килеп бәрелә, тән җәрәхәтләре ала.
Күрәсез, игътибар җитеп бетмәгәндә балалар төрле һәлакәтләргә очрый. Моны булдырмас өчен аларга даими төстә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Юл аша чыкканда телефонга, үзара сөйләшүгә алданып светофорның кызыл төсенә чыгудан сакланырга, гомумән, юл читенә басуга кабат-кабат транспорт чаралары юклыгына инанырга кирәклеген әйтеп тору мөһим. Һәр баланың киемендә, велосипедында яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуы — көнүзәк мәсьәлә. 12 яшькәчә булган балаларны машина салонында махсус җайланмалар белән генә утыртып йөрү мәҗбүри. Кыскасы, юлларда һәркемнең кагыйдәләрне төгәл үтәве, игътибарлы, сакчыл булуы һәрберебезнең иминлеге белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев