Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Юлларда балаларга игътибарны арттыралар

26 августтан 8 сентябрьгә кадәр Татарстан юлларында «Игътибар-балалар» чарасы уздырыла.

Җәйге каникуллар да тәмамланып, яңа уку елы башлана. Юл иминлеген тәэмин итүчеләр бу чорда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Татарстанда профилактик чара үткәрелә. 

26 августтан 8 сентябрьгә кадәр Татарстан юлларында «Игътибар-балалар» чарасы уздырыла. Шушы чорда Зәй автоинспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү макстаныннан, автомобиль хуҗаларын тикшерәчәк. Балалар катнашындагы иң күп юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь айларына туры килә. Бу чорда мәктәп укучылары озын җәйге каникуллар тәэсиреннән аерыла алмый әле. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре онытылган, күнекмәләр дә искә төшми. 

Балаларның юлларда яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән булуы сорала. Велосипедларда йөрүне дә тиешле таләпләрне үтәп башкару мөһим. Болар барысы да юлларда балаларның имин йөрүе өчен кирәк.

2024 елның 7 аенда республика юлларында 225 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган, 242се җәрәхәтләнгән. 

Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрьдә арта. Ул вакытта яшүсмерләр озак җәйге ялдан соң юлда үз-үзләрен куркынычсыз тота башлыйлар. 

«Игътибар-балалар!» операциясе барышында ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге чараларны оештыра:

— балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр;

— машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү;

— яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;

— балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү буенча акцияләр, аларда хокук бозучылар турында мәгълүмат киләчәктә профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;

— мәгариф оешмаларына керү юлларының торышын тикшерү: Юл билгеләре, светофор объектлары һәм киртәләр булу;

— Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев