Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Юл кагыйдәләрен үтәүгә өйрәтүдә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бүлегенең өлеше зур

Бүген - 20 мартта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” республика дәүләт унитар предприятиесе оешу көне.

Зәйдә әлеге бүлекчәне Вадим Иванов җитәкли. Аның катнашында балалар арасында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында күп төрле чаралар үткәрелә.

- 2023 елда бездә район мәктәпләрендә яшь юл инспекторлары отрядларының артуына ирештек. Мәсәлән, 2022 елда аларның саны 23 булса, хәзер 41гә җитте. Отрядларда әгъзалар саны да 380нән 584кә үсте. Алар катнашында балалар бакчаларында юл кагыйдәләрен үтәргә өндәгән агитбригада чыгышлары еш үткәрелә, бу исә даими искәртеп тору нәтиҗәсендә юлларда балаларның имгәнүенә юл куймауга китерә. Шулай ук, шәһәр урамнарында өлкәннәр өчен дә алар төрле чаралар үткәреп, юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген даими искә төшереп торалар, - ди Вадим Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев