Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юл иминлеге һәр көн актуаль

Җәйге чор – юлларда транспорт чараларының күплеге һәм ике тәгәрмәчлеләрнең хәрәкәт итүе белән аеруча игътибарлылык сорый торган вакыт.

Әлеге темага без Дәүләт автоинспекциясенең  район бүлеге башлыгы вазифасын үтәүче Федор Алексеев белән сөйләштек.

— Федор Иванович, район юлларында хәлнең торышы ничек? Статистик мәгълүматларны бәян итегез әле.

— Агымдагы елның 6 аендагы чорга күз салсак, бу вакыт аралыгында район юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 4 кеше үлде, 16 кеше тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы чоры статистикасы белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 5 кә ким, зыян күрүчеләр дә 2гә азрак, тик үлүчеләр саны 1гә артык. Гомер өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре нигездә каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, тизлек режимын арттыру, арыган килеш һәм алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Бигрәк тә яңгырдан соң каршы як полосага чыгып, тизлек режимын арттырып хәрәкәт итү куркыныч.

— Ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү чаралары буенча киңәшләрегезне дә бирсәгез иде.

— Әйе, хәзер велосипедларда, питбайк, самокатларда йөрүчеләр бик күп. Һәм иң куркынычы — алар юл кагыйдәләренә бик игътибар бирми. Мәсәлән, шундый ике очракны искәртеп үтәсе килә. 17 июньдә М-7 автомобиль юлында 24 яшьлек Киа машинасы йөртүчесе 69 яшьлек велосипедчыны бәрдерде, ә 19 июньдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында хатын-кыз йөртүче яшь велосипедчыны бәрдерде. Ике очракта да велосипедчылар һәлак булды. Бу һәлакәтләрдә велосипедчылар юл кагыйдәсен бозып, олы юл аркылы чыкканнар, ә машина йөртүчеләр зур тизлек белән килгән. Шуңа да велосипедта хәрәкәт итүчеләргә, самокатларда йөрүчеләргә олы юл аркылы бары тик җәяүлеләр йөри торган зебралар аша гына чыгарга рөхсәт ителә. Әле анда да велосипедтан төшеп юл аркылы чыгарга кирәк. Моннан тыш ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү чараларына утырганда, саклану экипировкасын куллану бик мөһим. Велосипед яки самокатларга һәм алар белән идарә итүчеләргә яктылыкны кире кайтару элементларын беркетү таләп ителә.

— Җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләргә дә тукталып үтсәгез әле.

— Республика буенча караганда ел башыннан җәяүлеләр катнашында 363 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 22 җәяүле үлгән, 355е җәрәхәтләнгән. Безнең район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәтендә 3 җәяүле сәламәтлегенә зыян килде. Монда шулай ук юл кагыйдәләренә игътибарсызлык аяныч нәтиҗәләргә китерә, тәүлекнең караңгы вакытында юлларда җәяүлеләр киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмау аяныч тәмамланырга мөмкин.

— Алкоголь кулланып руль артына утыру сәбәпле килеп чыккан аварияләр күпме?

— Исерткеч эчемлек кулланып транспорт чарасы белән идарә итү һәрвакытта да теге яки бу проблемага, куркыныч аварияләргә китерә. Шуңа да мондыйлар өчен закон катгый. Чөнки алкоголь кулланган машина йөртүче башкаларга зыян салмаган очракта да, үз иминлегенә дә куркыныч тудыра. Шундый бер очрак 21 июньдә Ютазы районында булды. Төнлә белән Рено машинасына утырган исерек машина йөртүче юлдан читкә тәгәри һәм һәлакәт урынында үлә. Аның өч баласы кала. Бәхеткә, безнең Зәй районы юлларында быел исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт фаҗигалары булмады. Әмма безнең инспекторлар инде 68 машина йөртүчене алкоголь кулланган хәлдә тоткарлады. Бу исә шуның кадәр юл һәлакәте булу куркынычы булдырылмый калынган дигән сүз. Юкка гына без даими төстә исерек килеш руль артына утыручылар турында хәбәр бирүне сорамыйбыз. Аноним хәбәрләр өчен безнең Телеграм-канал эшли. Моны һич кенә кемнеңдер өстеннән шикаять бирү дип карарга түгел, ә куркынычсызлыкны кайгырту, дип карарга кирәк. Сезнең менә шундый гражданлык позициягез кемнеңдер гомерен, сәламәтлеген саклап калырга бик мөмкин.

— Юлларда балалар иминлеген саклау темасы да бик мөһим.

— Әйе, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәр көн саен искәртеп торганда да начар түгел. Чөнки бала кеше тиз онытучан, ә көн дә юл иминлеге турында әйтеп тору, аның аңына сеңә. Быел безнең районда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 4 балигъ булмаган тән җәрәхәте алды. Балаларның юлларда зыян күрүендә төп гаеплеләр, җаваплылар — без өлкәннәр. Беренчедән, җәй көне әти-әниләр балаларына мототехника алып биреп, аларның гомерен һәм саулыгын куркыныч астына куя. Ә бит инде республикада мототранспорт белән бәйле 15 юл һәлакәте килеп чыгуы мәгълүм, аларда бер бала үлгән, 17се травмалар алган. Мәсәлән, Арча районында 1 июнь —Балаларны яклау көнендә, ундүрт яшьлек ике мотоциклчы тимер юл кичүендә тыелган сигналга карап тормыйча тимер юл аркылы чыгалар, нәтиҗәдә поездга бәреләләр. Авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылалар.

Ә безнең шәһәрдә 6 июнь көнне Октябрь һәм Никифоров урамнары кисешендә 14 яшьлек мотоциклчы, 17 яшьлек пассажиры белән һәлакәткә очрады. Мотоциклчы юл кагыйдәсен бозу сәбәпле, Киа Рио машинасына бәрелде. Нәтиҗәдә яшүсмерләр тән җәрәхәтләре алды. Күрәсез, һәр очракта да балигъ булмаганнарның юл ситуацияләренә әзерлексезлеге, аларның сәламәтлегенә зыян килүгә сәбәпче була. Ата-аналардан балигъ булмаганнарның юлларга ничек чыгуын контрольдә тотулары сорала. Хәрәкәт итү чаралары алар уенчык түгел, үз балаларыгызның иминлеген үзегез үк куркыныч астына куймагыз! Икенчедән, автомобиль салонына баланы утыртып йөрткәндә махсус креслоларга утыртуга игътибарлы булырга кирәк. Әгәрдә юлда шундый хәл килеп чыга икән, махсус креслога саклык каешлары белән эләктерелгән баланың травма алуы минималь була.

Әңгәмәгә нәтиҗә ясап, юл хәрәкәтендә катнашучының һәрберсеннән җәйге эссе һава шартларында үз хәленә карап кына юлларга чыгуларын сорыйбыз. Ә транспорт чараларының һәрвакыт төзек булуын даими контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев