Новости Заинска 18+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр ит

Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре зәйлеләрне исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакыралар. Һәм моның өчен аларның үз Telegram-каналлары булдырылган.

Район халкы юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудыручы сәрхуш машина йөртүчеләргә каршы үзе көрәш игълан итәргә тиеш. Ваемсызлык һәм дәшми калуның кемдер өчен якын кешесен югалтуга китерергә мөмкин, ә бу барыннан да куркынычрак. Безнең тормышта күп кенә күңелсез әйберләр нәкъ менә безнең дәшми калуыбыз аркасында килеп чыга.

«Исерек машина йөртүчеләргә каршы көрәшне ЮХИДИ инспекторлары даими алып бара. Әмма юллардагы хәлне халык та контрольдә тотарга тиеш. Бары тик уртак көч белән генә вазгыятькә йогынты ясарга һәм фаҗигаләрне кисәтергә мөмкин. Исерек килеш руль артына утыручыларны күрсәгез, бу турыда кичекмәстән ЮХИДИ бүлегенең кизү частенә яки Телеграм-каналына хәбәр итегез», — ди Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Руль артында исерек шофер турында аноним хәбәр итү өчен Telegram каналында @zainsk_gibdd_bot чатында язарга яки 8 (85558) 7-02-02, 8 (85558) 7-14-21 телефон номерлары буегнча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев